Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Эш сөйгәнне - ил сөя [+фоторепортаж]

15 майда Завод-Нырты авылында яшәүче тыл ветераны Михаил Зайцевка 90 яшь тулды.

Михаил Николаевич 4 яшеннән ятим калып, яшьли язмыш сынауларын күреп үсә. Алар булачак Советлар Союзы Герое Иван Сергеевич Башкиров белән бер сыйныфта укыйлар. Сугыш чорында яшүсмер малай тылда фидакарьләрчә көч куя. Алар тормыш иптәше Нина белән ике ул тәрбияләп үстерәләр. Нина апа вафатыннан соң Михаил Николаевич уллары ярдәменә таянып гомер кичерә.

Лаеклы ялга киткәнче механизатор булып эшләп, эш сөючәнлеге белән тирә-юньдәгеләрнең ихтирамын казана. Юбилее уңаеннан тыл ветеранына социаль яклау бүлеге начальнигы Марсель Хуҗин Россия Президенты Путинның Котлавын тапшырды. Шулай ук «Нырты» хуҗалыгы җитәкчесе Ильяс Дәүләтҗанов, Олы Нырты авыл җирлеге башлыгы Рафис Сәфәргалиев тәбрикләп, изге теләкләр җиткерделәр.

Фотолар шушы ссылка буенча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев