Саба таңнары

Сабинский район

18+
Кичә, бүген, иртәгә

Газета укучыбыз Дилбәр Мусинадан күркәне тәмле итеп пешерү рецепты: ашап туймаслык була!

Күркә - җиңел үзләштерелә торган диетик ит. Ул майсыз, шикәрсез, аксымга бай, холестерин бик аз микъдарда. Күркә ите төрле авыруларга каршы тору үзлегенә ия. Мәсәлән, матдәләр алмашу, атеросклероз, гипертония, анемия, остеохондроз, артрит, иммунодефицит. Күркә итен яратып ашаучыларның баш мие, нерв һәм эндокрин система эшчәнлеге яхшыра, итнең йомшак өлешендәге (филе) антиоксидантлар...

Күркә - җиңел үзләштерелә торган диетик ит. Ул майсыз, шикәрсез, аксымга бай, холестерин бик аз микъдарда. Күркә ите төрле авыруларга каршы тору үзлегенә ия. Мәсәлән, матдәләр алмашу, атеросклероз, гипертония, анемия, остеохондроз, артрит, иммунодефицит. Күркә итен яратып ашаучыларның баш мие, нерв һәм эндокрин система эшчәнлеге яхшыра, итнең йомшак өлешендәге (филе) антиоксидантлар онкологик авыруларга һәм организмның иртә картаюына каршы торырга сәләтле. Әмма кайбер хуҗабикәләр итнең коры булуыннан зарланалар. Дөрес технология кулланып пешергәндә, күркә итен дә бик тәмле, аппетитлы, ашап туймаслык итеп әзерләп була икән.

Газета укучыбыз Дилбәр Мусина да сәхифәбездә әнә шундый фирменный рецептларының берсе белән уртаклаша.

1.Күркәне кәстрүлгә түшкә күмелерлек су салып, пешәргә куябыз.

2.Шулпага 10 килограмм ит исәбеннән 800 грамм тоз салына.

3.Кайнап чыккач, тагын 45 минут кайнатабыз, тәмләткечләр (кара һәм хуш исле борыч, кәнәфер, укроп) өстибез.

4.Шулпаны сүндереп, 12 сәгатькә калдырабыз.

5.Аннары итне шулпадан алып, тышын сарымсак, аджика белән сылыйбыз да, 30-45 минутка духовкага тыгабыз.

Бу ризыкны өйдәгеләрегез дә, килгән кунакларыгыз да бик яратып ашарлар дип өметләнәбез.

Табыннарыгыз мул, ризыкларыгыз хәләл һәм бәрәкәтле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев