Хат ташучылар бәйгесе
2016 елның икенче ярты еллыгына язылу кампаниясенә этәргеч бирү максатында максатында "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте һәм "Татарстан почтасы" предприятиесе почта элемтәсе бүлекчәләре һәм хат ташучылар арасында конкурс үткәрә.
Бәйгедә катнашу өчен почтальонның агымдагы елның икенче яртысына "Татмедиа" газета-журналларына язылучылар 2016 елның беренче яртыеллыгындагыга караганда, ким дигәндә, 5 процентка арткан булуы зарур. Шул ук вакытта конкурста катнашучы, хат ташучы эшли торган бүлекчәдә яздыру абонементлары саны агымдагы елның беренче яртысыннан кимемәскә тиеш. Матбугатка яздыру 30 июньгә кадәр дәвам итә, нәтиҗә 1 августка кадәр ясалачак.
"Иң яхшы авыл почтальоны" номинацияләрендә җиңеп, беренче урынны алучылар 16644 сум (1644 сумы НДФЛ салымы), ә "Иң яхшы почта бүлеге" номинациясендә җиңүче почта бүлегенә 30000 сум акчалата бүләк каралган. Шулай итеп, хөрмәтле хат ташучылар язылу кампаниясен актив үткәреп, сез конкурс призерлары була аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев