Хезмәтнең нәтиҗәсе күңелле
23 октябрьдә район мәдәният йортында язгы-көзге кыр эшләренә йомгак ясап, алдынгы игенче-механизаторларны хөрмәтләделәр. Бәйрәм тантанасы "Саба дулкыннары" телевидениесе аша турыдан-туры трансляцияләнде. Кырда эшләүчеләрнең хезмәтен республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, район башлыгы Рәис Миңнеханов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин югары бәяләде. -Быелгы ел игенчеләр...
23 октябрьдә район мәдәният йортында язгы-көзге кыр эшләренә йомгак ясап, алдынгы игенче-механизаторларны хөрмәтләделәр. Бәйрәм тантанасы "Саба дулкыннары" телевидениесе аша турыдан-туры трансляцияләнде. Кырда эшләүчеләрнең хезмәтен республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, район башлыгы Рәис Миңнеханов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин югары бәяләде.
-Быелгы ел игенчеләр тарихына бөртекле культураларны иң иртә срокта җыйнап алган ел булып кереп калачак. Елына күрә чагыштырмача мул уңыш алынды. Мисалга, "Саба" җәмгыяте хуҗалыкларында бер гектарга уртача 31,2, "Туган як", "Игенче", "Нырты" хуҗалыкларында 32-40 центнер уңыш тәшкил итә. Соңгы 10 елда туфракның уңдырышлы катламын әйләндермичә эшкәртү, саламны өслеккә чәчеп туратып калдыру, берничә операцияне берьюлы башкару, комплекслы чәчү агрегатлары куллану ресурсларны сак тотуга юнәлдерелә. Барлык материаль ресурсларның чикле булуы сәбәпле, быел ягулыкның бер гектарга тотылышын киметүгә ирешә алдык. Шулай ук, минераль ашламалар минималь дәрәҗәдә кулланылып, биологик чараларга күбрәк игътибар ителде, - дип нәтиҗәле хезмәткә ирешү юллары турында сөйләде Гафур Хәсәншин. Район башлыгы Рәис Миңнеханов эш сөючән авыл халкын тәбрикләп, тырыш хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде.
Нәҗип Хаҗипов залдагыларны сәламләп: "Саба районы игенчелек, терлекчелек булмасын, барлык күрсәткечләр буенча да республикада беренче бишлектән беркайчан да төшкәне юк. Болар - яңа технологияләргә, фән нигезләренә корылып, барлык хезмәт ияләренең уртак тырышлыгы нәтиҗәсе", - дип, министрлыкның котлау сүзләрен җиткерде һәм алдынгы хезмәт ияләренә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырды. Дәрәҗәле бүләкләр алучылар да күп булды бәйрәмдә.
Тулы язма "Саба таңнары" газетасында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев