Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Хәләл ит тәмлерәк [+фото]

Авылларда мал чалу сезоны башланып китте. Газеталарда, ит сатам дигән белдерүләр дә еш күзгә ташлана. Кайбер хуҗабикәләр инде каз-үрдәкләрне дә эшкәртеп туңдыргычка куярга өлгерде.

Әмма авыл кешесенә итләрне урнаштыру быелгысы елда үзенчәлеклерәк булыр кебек. Чөнки, узган елның 1 гыйнвареннан көченә кергән таможня берлегенең "Ит һәм ит продукциясе куркынычсызлыгы турындагы" техник регламенты агымдагы елның 17 октябреннән тулы куәтенә эшли башлаячак.
Төгәлрәге регламент таләпләрен үтәү шарт итеп куела. Регламент сугым продуктлары һәм ит продукциясенең куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча мәҗбүри таләпләр билгели. Мисалга, иң элек терлекләрне сую дәүләт теркәве үткән, махсус җиһазланган пунктларда гына башкарылуны гамәлгә куя. Берара бу яңалыкны кабул итә алмый тилмердек, төрле фикерләр ишетелде.
Әмма:
-Яңалыктан куркып калырга, борчылырга кирәкми, - ди ветеринария белгечләре. Киресенчә, бер җайга салынгач, мал асраучылар әлеге эш алымының мәшәкатьсез булачагына ышандыралар. Әйтик, авылларда хәзер сугымчылар азаеп бара, сугымчы эзләп мәшәкатьләнмисең. Терлек калдыкларын кая куйыйм дип аптырыйсы юк. Районның баш мал табибы Айзат Шәйхуллин әйтүенчә, суеп, эшкәртеп биргән өчен түләү бәясе - 1700 сум. Мал хуҗасы эч-баш кебек калдыкларын алырга теләмәсә, аларның бәясен чигерү мөмкинлеге дә каралган.
Суеп сатарга дигән малны район участок ветеринария табиб­ларыннан белешмә алып, сую пунктына алып барырга туры килә. Анда малны суеп, эшкәртеп бирәчәкләр. Суеп эшкәртелгән итне ветеринария берләшмәсенә алып барып, келәймә сугып белешмә алу кирәк. Мал асраучылар терлек итен үзләре ашау өчен чалган очракта, шулай ук кош-кортларга бу таләпләр кагылмый.
Тулы язманы "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев