Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“Игенче” игенчеләре арбаны кыштан әзерли

Районыбыз хуҗалыкларында бүген игътибар юнәлтелгән эшләрнең берсе - техника ремонты.

Кичә "Игенче" җәмгыятендә дә моның шулай икәнлеген күрдек. Механизаторларның күбесен остаханәләрдә очратасың. Хуҗалыкта тырмаларны, чәчкечләрне һәм башка тагылма агрегатларны Шекше, Түбән Утар техника паркларында дәүләт стандартларына туры китереп ремонтлап куйганнар. Искергән тырма тешләренең күбесен яңартканнар. Җитәкче Алмаз Зарипов һәм белгечләр әйткәнчә, бу эшләрдә механизаторларның үзләреннән тыш, тимерче Ринат Галиев, токарьлар Марат Рамазанов, Разыйх Зәйниев, эретеп ябыштыручы Илдар Хөсәеновның да тырышлыгы зур булган. Хәзерге вакытта Эзмә остаханәсендә тракторлар һәм автомбильләр төзекләндерелә. Бу хезмәт урынының элекке җитәкчеләр тарафыннанябык тору хәленә китерелүенә гаҗәпләнә торган. Остаханәдә таралыр дәрәҗәдәге техника яңартыла, рационализаторлык идеяләре тормышка ашырыла. Нәтиҗәдә берсе икенчесен алыштырырлык запас техникага кадәр сафка баса. Өченчекөн генә ИГК-5 агрегатын ремонтлап остаханәдән чыккан Фариз Тимергалиевтан башлыйк әле. Җәй көне печән басуыннан репортаж әзерләгәндә белгечләр күп стажлы, яшел уракның башында торган механизаторның исемен яздырырга онытканнар. Шуңа Фариз үпкәләп тә йөргән дип ишеттек. Хәзер Ф.Тимергалиев фермаларда иң кирәкле кеше, ИГК-5тән башка терлекчелектә эш бармый.

Язманың дәвамын "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз.

Фәнил Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев