КАЛЕНДАРЬДА ҮБЕШҮ КӨНЕ ДӘ БАР!
6 июль - Халыкара үбешү көне Бөекбританиядә барлыкка килгән дип исәпләнә. XIX нчы гасыр башында томанлы Альбион ярларында яшәүчеләр мәхәббәтнең бер дәлиле булган үбешүгә аерым көн бирү кирәк дип санаганнар. Бары тик ХХ нче гасыр ахырында гына әлеге бәйрәм БМО тарафыннан раслана. Үбешү турында кызыклы фактлар: 1) Үбешү биттәге 29...
6 июль - Халыкара үбешү көне Бөекбританиядә барлыкка килгән дип исәпләнә. XIX нчы гасыр башында томанлы Альбион ярларында яшәүчеләр мәхәббәтнең бер дәлиле булган үбешүгә аерым көн бирү кирәк дип санаганнар. Бары тик ХХ нче гасыр ахырында гына әлеге бәйрәм БМО тарафыннан раслана.
Үбешү турында кызыклы фактлар:
1) Үбешү биттәге 29 мускулны хәрәкәткә китерә, бу исә җыерчыклардан менә дигән профилактика булып тора.
2) Америка статистикасына ышансаң, кияүгә чыкканчы хатын-кызлар 80ләп ир-егет белән үбешергә өлгерә.
3) Уртача кеше үз гомерендә үбешүгә 20160 минут исраф итә.
4) Иреннәрнең сизгерлеге бармакларныкына караганда 200 тапкыр зуррак.
5) Эшкә киткәндә хатыннарын үбеп китүче ир-атлар 5 елга артыграк яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев