Көек авыл клубында "Нәүрүз" бәйрәме уткәрелде [+фоторепортаж]
26 нчы март көнне Көек авыл клубында "Нәүрүз" бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм "Нәүрүз" боткасы белән башланып китте. Һәрбер килгән кеше боткадан авыз итеп тамаша залына концерт карарга керде.
Сәхнәдә "Зәңгәр чишмә" балалар бакчасы балалары һәм укучы балалар катнашында җырлы-биюле тамаша дәвам итте, яз кызы "Нәүрүзбикә" һәм Кыш бабай көч сынаштылар. Бәйрәмнең икенче өлеше өлкәннәр һәм балалар канашында күңелле спорт уеннары белән дәвам итте. Күңелле тамашадан соң кайнар чәй һәм коймак белән чәй эчеп бәйрәм тантанасы тәмамланды. Авыл халкы һәм балалар бәйрәмнән бик канәгать калдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев