Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“Көмеш тел“ле өлкәннәр [+фоторепортаж]

"Балкыш" республика фестивале­нең район турына сайлап алу ярышлары төгәлләнде. Дүрт җирлектә - Лесхоз, Тимершык, Шәмәрдән һәм Сабада узган чараларда өлкәннәребез бик матур чыгышлар ясап, тамашачыны сокландырды.

29 мартта Саба мәдәният йортында узган сайлап алу турында Югары Шытсу авылыннан килгән "Көмеш тел" ансамбленең чыгышын тамашачы бик яратып кабул итте.
Районда һәм авылларда эш­ләп килүче фольклор ансамбль­ләрдән аермалы буларак, "Көмеш тел" чагыштырмача иң яше. Иң элек, 2012 елда "Яшь күңел" фольклор ансамбле оеша. Быел "Яшь күңел"гә "Көмеш тел"ле гармунчылар да килеп кушыла. Чормаларда тузан җыеп яткан гармуннар да гармунчылар кулында уйный башлый. Ә гармунчы ир-егетләр хәйран күп җыелган Шытсуда. Ул көнне генә дә биш гармунчы бар иде ансамбльдә. Хатын-кыз гармунчы - гомер буе балаларга башлангыч белем биргән укытучы Гүзәл ханым Муллахмәтова.
-Гармун телләре көмеш булгач, ансамбльнең исемен дә шулай атадык. Бәрмә уен кораллары - кашык, бубен, башка төрләрне дә өстәгәч, көй тагын да куәтләнеп китә, үзебезчә матур булсын дип тырыштык, - ди сәнгать җитәкчесе Илшат Шәрифуллин.
Музыка уен коралларында оста уйнаучы, җырга һәвәс Илшат Шәрифуллинны Югары һәм Түбән Шытсу авылларындагы мәдәни тормышны яшәтүче дисәк тә ялгышмабыз.

Фоторепортаж шушы ссылка буенча

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев