Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Курсабашта "Үчләр итеп елларга җырларга да, җырларга" дигән кичә узды [+фото]

Курсабаш авылы клубында "Үчләр итеп елларга җырларга да, җырларга" дигән исем астында күңелле кичә узды. Бәйрәм 55 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүче Закирҗан Гатауллин һәм Ләйсән хөрмәтенә уздырылды.

Бәйрәмнең күңеллелеген, җанлылыгын аңлатып бетерерлек түгел. Юбилярларны котларга классташлары, авылдашлары килгән иде. Һәркем аларга тигез, бәхетле тормыш теләде. Бәйрәмнең бөтен нечкәлегенә кадәр уйлап оештырган китапханә мөдире Фәридә Маис кызы Нәфыйковага авылдашлар аерым рәхмәтле. Алга таба да үз эшен яратып, авылыбызны гөрләтеп эшләсен.

Авылдашлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев