Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Кызыл Мишә авылында урнашкан «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Саба мәктәп-интернаты»нда укучыларның спорттагы уңышлары

Кызыл Мишә авылында урнашкан «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Саба мәктәп-интернаты»нда барлыгы 51 бала тәрбияләнә.

Алты бала өйдә укыту программасы нигезендә белем ала. Укучыларда укудан тыш вакытларын файдалы үткәрү өчен белем бирү учреждениесендә бөтен шартлар мөмкинлекләр тудырылган. Биредә тәрбияләнүчеләр белем алудан тыш мөмкинлекләрен үзләрен төрле бәйгеләрдә, спорт ярышларында сынап карыйлар. Инвалидлар декадасында узган чараларда актив катнашып, көчләрен сынадылар. 10 декабрьдә Нурлат шәһәрендә өстәл теннисы буенча мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен махсус белем бирү учреждениеләре арасында Россия Олимпиадасы кысаларында узучы XI республика бәйгесенең зона этабы үтте. Республиканың мөмкинлекләре чикле балалар өчен җиде мәктәп-интернат командасы катнашкан бәйгедә мәктәбебез укучылары зур әзерлек һәм осталык күрсәтеп, иң югары нәтиҗәгә ирештеләр - 1 урын яулап, республика турына үттеләр. Аерым алганда, Айгөл Гаффанова (8сыйныф), Айнур Исламов (7сыйныф) - 1 урын, Абгарьян Артур (9сыйныф) - IV урын яуладылар. Укучылар алдагы көннәрдә Олимпиада кысаларында узачак мини футбол, кул көрәше бәйгеләренә әзерләнә. Алга таба уңышларыбызның яңалары өстәлер дип ышанабыз.

Айдар Кәрәмов,

физкультура укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев