13 июнь көнне без, Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә Россия көненә багышланган "Күңелле стартлар" ярышы үткәрдек.
Уеннар башланыр алдыннан балаларны уенның кагыйдәләре белән таныштырып үттек. Ә аннан соң инде уеннарга старт бирелде. Ярыш бик күңелле узды. Ә нәтиҗәләргә килгәндә ике команда да бер үк очколарга ия булдылар. Шул ук вакытта егетләр арасында күңелле генә футбол ярышы булып узды. Барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Нет комментариев