Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

"Лукоз-Саба" кәҗә фермасында Мәүлид ашы уздырганнар

Килдебәк авыл җирлегендә урнашкан «Лукоз Саба» җәмгыятендә Мәүлид бәйрәме үтте.

Бәйрәмдә шулай ук Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Минниханов, Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов, район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идәрәсе башлыгы Гафур Хәсәншин һәм «Ак таш» төзелеш компаниясе вәкилләре катнашты. «Ак таш» компаниясе «Лукоз Саба» җәмгыятенең ферма һәм хуҗалык корылмаларын төзеде. Бүгенгесе көндә әлеге компания кәҗә фермасының 3 нче торагын төзү өчен әзерлек эшләре алып бара.

Мәүлид бәйрәмендә пәйгамбәребез с.г.в.нең тормышы искә алынды, Коръән сүрәләре укылды һәм җәмәгать белән ил-җиребезнең тынычлыгы өчен догалар кылынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев