Мең сынауны кичкән Рәхимә [+фоторепортаж]
"Әтиебез сугышка киткәндә алты бала тезелешеп басып калдык, шул китүдән әти кайтмады. Ул китүгә, энем, ике сеңлем авырып үлделәр. Аннан өебез янып, бер баш кәҗә белән урамда калдык, әни белән салам эскертләрендә кунып йөрдек", -дип искә ала Югары Симет авылында яшәп, дәһшәтле елларда күп михнәт-золым кичергән Рәхимә Кәримова.
Ябык иңнәре белән дөньяның мең ачысын күтәргән тыл һәм хезмәт ветераны 6 апрельдә үзенең зур юбилеен - 90 яшен каршылады. Туганнары, балалары булмау сәбәпле, әбекәй бүгенге көндә игелекле күршеләре Илсөя һәм Илһам Муллагалиевлар гаиләсендә гомер кичерә. Муллагалиевлар ялгыз әбигә электән ярдәм итеп яшәгәннәр, инде бөтенләе белән башкалар булышлыгына мохтаҗ булгач, үзләренә яшәргә алганнар. "Бүгенге көнемне кадер-хөрмәттә, бик тәрбиядә яшим, үзләренә дә Ходай шундый имин, игелекле картлык насыйп итсә иде, тик үземнең аларга булыша алмаганыма гына үртәләм ", - ди Рәхимә әби.
Бу көнне киң күңелле Муллагалиевлар йортына әбекәйнең бәйрәм шатлыгын бүлешергә чордашлары, авыл әбиләре дә күпләп җыйналган иде. Өлкәннәр бергәләп хәтер йомгаклары сүттеләр, бергә узылган елларны күңелдә яңарттылар. 90 яше уңаеннан аны социаль яклау бүлеге начальнигы Марсель Хуҗин, Югары Симет авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Әхмәдуллин тәбрикләп, Президент Путинның Котлавын тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев