Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Миңгәрдә Сабан туе 1 июльдә булачак

Саба районы Миңгәр авылында уздырыла торган милли бәйрәм - Сабан туе быел 1 июль көнне узачак.

Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Россия Көрәш федерациясенең мәгълүмат хезмәте хәбәр итте.
Миңгәр авылындагы традицион кичке Сабан туенда "Төреквидение"дә катнашкан артистлар чыгыш ясарга җыена. Шулай ук Мәскәүдән килгән каскадёр шоу-программасы да көтелә. 1 июльдә Саба районына дөньяның 23 иленнән вәкилләр киләчәк. Төрки халыкларның иң атаклы көрәшчеләре Дөнья кубогында көч сынашачак. Ярышлар өч категория авырлыкта оештырыла. Көрәш 17:00 башлана, дип хәбәр итә чараны оештыручылар. Бәйрәм концерты 18:00 сәгатькә билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев