Татарстанда татар мәктәпләре арасында татар теле һәм татар әдәбиятыннан үткәрелгән республикакүләм олимпиада җиңүчеләре билгеле булды. Татар теле буенча узган олимпиадада районыбыз укучылары - 5, татар әдәбиятыннан 4 призлы урын яулады. Ә Олы Кибәче урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Илүзә Газизова олимпиада җиңүчесе булды. Призерларның да өчесе шушы мәктәптән. Моннан тыш...
Татарстанда татар мәктәпләре арасында татар теле һәм татар әдәбиятыннан үткәрелгән республикакүләм олимпиада җиңүчеләре билгеле булды. Татар теле буенча узган олимпиадада районыбыз укучылары - 5, татар әдәбиятыннан 4 призлы урын яулады. Ә Олы Кибәче урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Илүзә Газизова олимпиада җиңүчесе булды. Призерларның да өчесе шушы мәктәптән. Моннан тыш II-III урыннарны Эзмә, Олы Шыңар, Югары Симет урта, Олы Арташ төп мәктәпләре укучылары алды.


Нет комментариев