Рәис Миңнеханов: "Фән олимпиадаларында җиңү яулаган укучылар көндәшлеккә сәләтле белгечләр булачагына шигем юк" [+фото]
Узган атнада район мәдәният йортында район һәм республикакүләм фән олимпиадаларында җиңү яулаган укучыларны хөрмәтләделәр.
Фәнсөярләрне, аларны сынауга әзерләгән мөгаллимнәрне, балалары уңышларына сөенеп туя алмаган әти-әниләрне район башлыгы Рәис Миңнеханов тәбрикләде. Мактау грамоталары һәм акчалата призлар тапшырды. "Бүген традициягә кергән чарада иң алдынгы укучылар, аларның укытучылары куйган тырышлык нәтиҗәләре белән танышабыз. Белем - зур байлык. Аны әйбер сатып та алып булмый, бары тырышлык белән арттырырга мөмкин. Бирегә чакырылган укучылар белем йолдызлары һәм ул, дөрестән дә, шулай. Әти-әниләргә белемгә омтылучы балаларны дөньяга китереп, дөрес тәрбия биргәннәре өчен рәхмәтнең иң олысы. Ә укучыларны олимпиадаларга әзерләү укытучыларның профессиональ эше, алар үзләренең белемнәрен киләчәк буынга тапшыручылар. Мин тантанада катнашучы укучыларны, аларның әти-әниләрен, укытучыларны чын күңелдән шушы җиңүләре белән котлыйм. Фән олимпиадаларында үзләрен күрсәткән бүгенге укучылар көндәшлеккә сәләтле белгечләр булачагына шигем юк",- диде район башлыгы.
Сәхнәгә агымдагы уку елында Бөтенроссия фән олимпиадаларының республика, төбәк, Бөтенроссия этабының йомгаклау этапларында, республикакүләм "Путь к Олимпу", татар теленнән V халыкара олимпиадаларда җиңү яулаган һәм призерлар булган 67 укучы һәм әти-әниләр чакырылды. Аларның байтагы Саба аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе-интернатында белем алучылар. Әлеге мәктәп муниципаль этапта - 54 җиңүче, 48 призер, төбәк һәм республика олимпиадаларында 3 җиңүче, 22 призер, республикакүләм "Путь к Олимпу" олимпиадасында 2 җиңүче, 5 призер, Бөтенроссия йомгаклау этабында 1 призер әзерләгән. Бу очраклы түгел, укытучыларның тырышлыгына, укучыларының уңышларына сокланырлык. Гөлүсә Арикеева (XI сыйныф) республикада татар әдәбиятыннан җиңүче, татар теленнән V халыкара олимпиадада лауреат, Камилә Габтерахманова (10 кл.) инглиз теленнән "Путь к Олимпу» республикакүләм олимпиадада җиңүче, төбәк этабында физик тәрбия фәненнән призер булганнар. Ә Булат Хисамов (10 кл.) - Ульяновск шәһәрендә узган физик тәрбия фәне буенча олимпиаданың Бөтенроссия йомгалау этабы призеры. Зур уңышка ирешкән укучыларның тагын берсе - Ризәлә Йосыпова. Түбән Утар авылыннан килеп Эзмә мәктәбенең XI сыйныфында укучы кыз муниципаль этапта рус әдәбияты, тарих, рус теле, татар теле, математика, астрономия фәннәреннән, республикада рус теленнән җиңгән, татар теле, математика, астрономиядән призер һәм татар теленнән V халыкара олимпиадада гран-при иясе булган.
- Кызыбыз өчен горурланып мендек сәхнәгә. Фәннәр белән кызыксынып, VII сыйныфта ук олимпиадаларда өч тапкыр призер булды, 9да һәм 10да укыганда республика һәм төбәк күләмендә 5 призлы урын алды. Быелгы уңышыннан аеруча канәгать. Галимнәр белән аралашам, яңа дуслар табам, дип шатлана, - дип куанычын уртаклашты Ризәләнең әнисе Райлә Йосыпова.
Эзмә мәктәбе олимпиадаларда җиңү яулаган саны буенча районда 3нче урынга чыкты. Ә беренчелек Олы Кибәче мәктәбенә бирелде. Ул кичтә "Ел укытучысы - 2017" бәйгесен йомгаклау тантанасы да булды. Барысы 26 педагог, тәрбияче, яшь мөгаллим сәхнәгә чакырылды. Магистраль газүткәргечләрнең Шәмәрдән линия-производство идарәсе начальнигы Ришат Нурисламов техник фәннәрне иң яхшы үзләштерүчеләргә бирү өчен 1996 елда булдырылган грантны быел лицей укучылары Рөстәм Хәмзин, Эльвина Абдуллина, Рөстәм Әбсалиховка тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев