Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Саба аграр көллияте янында спорт мәйданчыгы төзелә [+фоторепортаж]

Яз җитү белән районның төзелеш мәйданчыкларында эш җанланып китте, ә алар агымдагы елда байтак. Күпчелек объектлар төзү һәм капиталь ремонт республика программалары нигезендә алып барыла. Быел районда заманча спорт мәйданчыклары саны да 7гә артачак. Шуларның бишесен "159нчы ПМК" җәмгыяте төзи. Байлар Сабасының Лесная урамындагы спорт мәйданчыгы җиһазлар монтажлау өчен әзер...

Яз җитү белән районның төзелеш мәйданчыкларында эш җанланып китте, ә алар агымдагы елда байтак.
Күпчелек объектлар төзү һәм капиталь ремонт республика программалары нигезендә алып барыла. Быел районда заманча спорт мәйданчыклары саны да 7гә артачак. Шуларның бишесен "159нчы ПМК" җәмгыяте төзи. Байлар Сабасының Лесная урамындагы спорт мәйданчыгы җиһазлар монтажлау өчен әзер инде. Район үзәгенең Тукай урамында һәм Сатышта булачак мәйданчыкларга ком түшәлгән. Югары Утардагысы өчен җир өсте әзерләнә. Тагын бер подрядчы - җаваплылыгы чикләнгән "ПМК Мелиорация" җәмгыяте дә май бәйрәмнәреннән соң Саба аграр көллияте янәшәсендәге спорт мәйданчыгы төзелешенә 10 эшчедән бригада туплады. Биредә 4,395 миллион сумлык эш башкарылачак.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев