Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Саба сәнгать мәктәбендә иҗат концерты (фоторепортаж)

23 декабрьдә «Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе»нең актлар залында 2016 нчы елга йомгак ясап , сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары тарафыннан әти-әниләр өчен иҗат концерты үткәрелде. Концертта мәктәпкәчә әзерлек төркеме балалары һәм сәнгать мәктәбе укучылары хорлары, курайчылар,тальянчылар, баянчылар ансамбле, "Яшьлек", "Асыл таш" бию коллективлары , ялгыз...

23 декабрьдә «Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе»нең актлар залында 2016 нчы елга йомгак ясап , сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары тарафыннан әти-әниләр өчен иҗат концерты үткәрелде. Концертта мәктәпкәчә әзерлек төркеме балалары һәм сәнгать мәктәбе укучылары хорлары, курайчылар,тальянчылар, баянчылар ансамбле, "Яшьлек", "Асыл таш" бию коллективлары , ялгыз башкаручылар: баянчылар, пианистлар, җырчылар чыгыш ясады.

Концертны бай эчтәлекле , сәнгатьле итеп Гөлфинә Ярмөхәммәтова алып барды. Концерт башында сәнгать мәктәбе директоры Чулпан Хафизова әти-әниләрне алда торган планнар,бурычлар белән таныштырды. Сәнгать мәктәбе тормышында актив катнашкан, мәктәп исемен яклап төрле дәрәҗәдәге конкурсларда көч сынашкан укчыларыбызга, аларның гаиләләренә рәхмәт сүзләре җиткерде. Шулай ук чарада мәдәният бүлеге җитәкчесе Р.Ф.Заһидуллин чыгыш ясады. Якынлашып килүче 2017нче ел белән котлап, теләкләр яңгыратты.

Ә без, үз чиратыбызда, 2016нчы елга нәтиҗә ясап,ирешелгән уңышлар,баскычлар соңгысы булмасын дигән теләктә калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев