Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабада 50шәр баш умарта һәм сарык бер хуҗалыкка сыйган

Саба районында Илгизәр Каюмов крестьян-фермер хуҗалыгында роман токымыннан булган 50 баш сарык асрый.

Хәзер крестьян-фермер хуҗалыгында язгы кыр эшләре бара. Әмма бу язгы көннәрдә фермерны еш кына умартачылыкта да күрергә була - аның шулай ук 50 оя умартасы да бар.

Узган елда хуҗалык башлыгы "2015-2017 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм" программасы буенча грант откан. Шуңа үз акчаларын да өстәп, ул 200 баш сарыкка исәпләнгән ферма төзегән.

"Быел сарыклар санын 100 башка җиткерергә уйлыйм", - дип сөйләгән Илгизәр Каюмов ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәтенә.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев