Сабада июль аенда өстәмә ял көне булачак
Кичә, бүген, иртәгә

Сабада июль аенда өстәмә ял көне булачак

Быелның 5 июле Татарстанда ял көне дип игълан ителде.

ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның указы нигезендә, 5 июльдә - Ураза бәйрәме көнне ял итәчәкбез. Ә 4 июльдә эш көне 1 сәгатькә кыскарак булачак.

Исегезгә төшерәбез: беренче тәравих намазы - 5 июньдә, уразаның беренче көне - 6 июнь, ә соңгы көне 4 июльгә туры килә.

Ураза бәйрәме - 5 июль көнне бәйрәм намазлары иртәнге сәгать 7дә укыла.

http://intertat.ru


Нет комментариев