Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабада Замир-Замирә, Ралинә, Мәликә, Азамат исемнәре популяр

ЗАГС бүлеге архивында хәзерге вакытта 1918 елдан башлап 120 меңнән актлар язуы - оригиналлар саклана.

Аларга тузан кундырмыйлар. Чөнки көн саен диярлек ЗАГС бүлегенә теге яки бу архив белешмәсен җибәрүне сорап, илебезнең башка төбәкләреннән дә хатлар алына. Соңгы мөрәҗәгатьләрнең берсе Калининград өлкәсеннән килгән, туу турында таныклыкның күчермәсен сораганнар. Алсу Шәйхетдинова һәм баш белгеч Зинфира Маликова бер генә хатны да җавапсыз калдырмыйлар. Мисалга, 1972 елда район ЗАГСында Саба кызы белән Голощаков фамилияле кешенең никахы теркәлгән булган. Әле генә Ижау гражданлык хәле актларын теркәү бүлегеннән килгән хаттан күренгәнчә, хәзер алар аерылганнар. Димәк, 1972 елгы архивны күтәреп, әлеге гаиләнең таркалуы турында язу кертергә кирәк. Эш тәртибе шундый. Кешенең гражданлык хәле документларына әнә шундый төгәллек белән төзәтмәләре кертелеп барыла һәм алар архивта 100 елгакадәр саклана. "Күрәсез, үзебезнең районда яшәгәннәр генә аерылмый. Быел гына кайчандыр никахлары бездә теркәлгән, хәзер башка җирләрдә яшәүче 30га якын гаиләнең таркалуы турында хатлар алдык. Архив документлары белән эшләгәндә районның үткәне күз алдына килгәндәй була, теге яки бу чорга нәрсә хас булуын аңлыйсың, - ди мөдир.

ЗАГС тарихы кызыксындырлык. Төрле еллардагы акт язуларын актарганда район өчен характерлы булмаган фамилияләр дә күзгә ташлана: Любовиков, Холина, Куреньщиков, Бусарева, Пенкин.... Әгәр хатын­кыз ирсез бала тапса, китапта законсыз яки никахсыз туган бала дип язылган. Яшьләр беренче тапкыр никахка кергәндә буйдак һәм кыз дип язганнар. Билгеле, тол калучылар да булган, аерылганнар кабат бәхетләрен табарга тырышканнар. Архив материаллары балага исем кушуда революция булуын күрсәтә. "Мулла", "бикә" кушымчасы өстәлгән исемнәр онытылып бара. Быел кызларга Замирә, Ралинә, Мәликә, малайларга Азамат, Замир исемнәре байтак кушылган. "Әмма кайберәүләр төптән уйлап бетерми. Быел декабрь аенда гына 2, ә быел башыннан 18 кеше исемен үзгәртүне сорап гариза язды",- ди Алсу Имаметдиновна.

Язманың дәвамын "Саба таңнары"ннан укый аласыз.

Фәнил Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев