Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабаның тырыш укучылары Президентның Чыршы бәйрәмендә катнашты (фоторепортаж)

Быел бу тамашага 7 мең бала килгән иде.

Төрле районнардан булган балалар арасында "бишле"гә укучылар, конкурс-фестиваль җиңүчеләре, балалар һәм яшьләр оешмалары активистлары бар иде. Саба районы мәктәпләреннән әлеге тамашада 30 укучы катнашты.

Быел, гадәттәгедән аермалы буларак, төп тамаша трибуналар янындагы сәхнәдә түгел, ә хоккей аренасында барды. Биредә Кар патшабикәсенең (Снежная королева) сарае калкып чыкты. Бу аңлашыла да, чөнки Яңа ел тамашасы барыбызга да таныш булган Ганс Христиан Андерсенның "Кар патшабикәсе" әкиятенә нигезләнде. Әлбәттә, биредә Кай белән Герданың прототиплары татар балалары Камил белән Гөлшат иде.

Тамаша тәмамлангач, элеккеге традция буенча, Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау сүзләрен җиткерде.

- Кадерле балалар! Ел ахырында бездә республика район һәм шәһәрләреннән иң-иңнәрне бергә җыю гадәте бар. Сезне Яңа ел белән тәбрик итәм. Бүген республика күп кенә юнәлешләр буенча лидер урыннарны алып тора. Ләкин иң мөһиме: без балаларның уңышлары белән горурланабыз. Бүген без илебездә олимпиадада призлы урыннар алучы балалар саны буенча лаеклы өченче урынны алып торабыз. Сез үзегезнең иптәшләрегезгә үрнәк булып торасыз. Рәхмәт сезгә! - диде Рөстәм Миңнеханов.

Чыршы бәйрәменә килгән балалар киләсе ел символы - Әтәч йомшак уенчыгына төрелгән кондитер эшләнмәләрен алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев