Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Саулыгың 766 сумлык мени?!

Быел федераль ташламалардан файдаланучы 80нән артык кешенең айлык түләүләргә кушылып килә торган социаль җыелмалар суммасыннан баш тартып, аны даруларга алыштырулары турында язган идек.

Шекше авылында яшәүче Мария Сафина да шулай эшләгән. "Мин аңарчы да социаль пакеттан файдаланып килдем. Былтыр гына кирәкле дарулар булмагач, акчалата алдым. Быел тагын социаль пакетка гариза яздым. Пенсияне генә ул даруларга ничек җиткерәсең? Һәрберсе кыйммәт бит аларның. Кан басымын төшерә торган, ашказанына дарулар алам. Безнең авыл фельд­шеры Ләйсән Яхина бик актив эшли, саулыкны акчага сатып алып булмаганлыгын өйдән-өйгә йөреп аңлата. Тик шул ягы бар: Сабага рецепт яздырырга барыр өчен таксига гына да 220 сум түләргә кирәк. Менә шунысы кыен",- ди Мария Тимофеевна.


Быел социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдалану өчен ирле-хатынлы гариза язган өлкәннәр дә бар. Алар белән дә сөйләштек. "Бездә онкология килеп чыкты бит әле. Кыйммәтле дарулар кирәк була башлады. Барысын да түләп алырга кирәк. Ярый, Казанда шәфкать туташы булып эшләүче кызым арзанрак дарулар таба. Нишләр идек. Быелга ничек тә түзәбез инде. Ә киләсе елдан кыйммәтле даруларны бушка ала башлыйбыз, боерган булса. Социаль пакетка ирем дә, үзем дә гариза яздык. Тик исемне газетада күрсәтә күрмәгез. Безнең гаиләдә килеп чыккан онкология башкалар өчен сабак булсын иде. Акчага кызыкмаска, дәүләт күрсәткән ярдәмнән файдаланырга кирәк икән",- дип эчен бушатты районыбыз авылларының берсендә яшәүче пенсионер ханым.


Әйе, дарулар урынына ай саен 766 сум 55 тиен акча алырга була. Ә уйламаганда авырып китсәң, әйтик, I тип шикәр диабетын дәвалау - 23 меңнән 53 мең сумга, күкрәк яман шеше, үпкә рагы белән көрәшергә 1 миллион сумга кадәр акча кирәк булырга мөмкин. Мәни бизе шеше - 18-217 мең сум. Кыйммәтле дарулар өчен еш кына бөтен гаилә кереме тотыла башлый. Социаль пакеттан файдалансаң, табиб рецепты буенча кирәкле дарулар белән бушлай тәэмин итү хезмәтенә 6 мең төрдәге медикамент, дару кергән. Шуңа да дәүләт биргән мөмкинлектән файдаланып, һәркем отышлысын сайласын иде.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев