Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“Шатлык“ китергән шатлык [+фото]

Кукмара районы Манзарас авылында туып-үскән кызның гомер китабына күршедәге Саба районында балалар тәрбияләүгә багышлый, дип язылган була, күрәсең. КДПИның филология бүлеген тәмамлап, Үрәсбаш мәктәбендә ике ел гына укытырга насыйп була аңа.

1987 елдан, Сабага килен булып төшкән көннән, тормышы нәниләр дөньясы белән бәйләнгән. "Шатлык" балалар бакчасы мөдире Миләүшә Исрафилованың сабыйлар белән кулга-кул тотынышып эшли башлавына инде 30 ел булган. Сабадагы 3нче номерлы «Сәйлән» балалар бакчасына тәрбияче булып атлап кергәнен бүгенгедәй хәтерли ул. Инде аның группасына йөргән сабыйлар үзләре әти-әни булып, бүген балаларын "Шатлык" балалар бакчасына китерә. "Балалар дөньясында эшләп кенә булмый, алар белән яши дә башлыйсың икән. Тәрбиячегә балаларны ярату гына җитми, сабый­ларның уй-хыяллары белән янып яши белергә дә кирәк", ди тәҗрибәле ос­таз. Миләүшә Исрафилова балалар тәрбияләүдә бөтен баскычларны узган, чын мәгънәсендә яшьләргә ал­тын киңәшләр бирерлек киңәшче, остаз. Озак еллар район балалар бак­чалары мөдирләре методик бер­ләшмәсен җитәкләп, үзенең эш-тәҗрибәсен яшь белгечләр белән ур­таклаша, берләшмә әгъзалары белән берлектә әлеге эшнең нечкә­лекләренә төшендерә.
Ата-аналар каршында баласының иминлеге, сәламәтлеге өчен җавап бирү - бу хезмәтнең никадәр җит­дилеген күрсәтә. Миләүшә ханым да һәр көнне, балаларны әти-әниләренә сау-сәламәт, имин тапшырганга сөе­неп, иңеннән зур җаваплылыкны тө­шереп эш көнен төгәлли. Мөдир буларак, методик яктан эшчәнлекне дөрес һәм нәтиҗәле оештыру, коллективны бербөтен итеп туплау, тәрбия өлкәсендә яңа тех­нологияләр куллану, матди-техник базаны камилләштерү һәм башка бик күп мәсьәләләр өйгә ияреп кайта.
"Мин мөдир булып эшли башла­ган чорда коллектив нигездә гел өлкәннәрдән тора иде. Бүген, кире­сенчә яшәрде. Баштарак өл­кәннәргә яраклашырга туры кил­сә, бүген яшьләрчә фикер йөртү кирәк. Балалар, ата-аналар, хезмәт­тәшләрең белән уртак телне табып эшләү - төп принцибым. 36 хезмәткәрне бер­ләштергән коллективым белән чын мәгънәсендә горурлана алам. Бер­гәләп зур хезмәт уңышларына иреш­тек", - ди Миләүшә Корбангали кызы.
2003 елда, "Шатлык" балалар бакчасын кабул итеп алып 3 ай узуга, язмыш Миләүшә ханымга зур сынау әзерли. Ике ул үстереп, тормышларына сөенеп яшәгәндә, ире Рәшит юл фаҗигасендә вафат була.
- Тормышымдагы бу хәсрәтемне күтәрергә эшем зур терәк булды. Җаваплы хезмәткә алынган чакларым иде, вакыт белән исәпләшмичә, эшкә бирелеп кенә бу сынауны җиңә алдым. Елап, ярдәм сорап утырудан файда юклыгын аңлап, бар көчемә тырыштым", - ди ул.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев