Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Судья тимер читлеккә табу салды (+фоторепортаж)

Россиядә Юристлар көне унаеннан (3декабрь) Иске Икшермә "Тургай" приютында тәрбияләнүчеләр район судына экскурсиягә бардылар. Укучыларга юриспруденция, суд эшчәнлеге турында җәмәгать судьясы Айгөл Шәймәрданова, администратор Рәдис Хәлимов сөйләде. Соңыннан алар үзләре дә сорауларны күп бирделәр, зур кызыксынучанлык күрсәттеләр. Антлы утырышчыларның суд практикасындагы роле дә игътибарларыннан читтә калмады. Кечерәк балаларның хәтта суд...

Россиядә Юристлар көне унаеннан (3декабрь) Иске Икшермә "Тургай" приютында тәрбияләнүчеләр район судына экскурсиягә бардылар. Укучыларга юриспруденция, суд эшчәнлеге турында җәмәгать судьясы Айгөл Шәймәрданова, администратор Рәдис Хәлимов сөйләде. Соңыннан алар үзләре дә сорауларны күп бирделәр, зур кызыксынучанлык күрсәттеләр. Антлы утырышчыларның суд практикасындагы роле дә игътибарларыннан читтә калмады. Кечерәк балаларның хәтта суд барышында гаепләнүчеләр утыра торган тимер читлек эченә кереп карыйсылары да килде. Җәмәгать судьясы аларга моның рөхсәт ителмәгәнлеген аңлатты, "гомумән, берегезгә дә тимер читлек эчендә утырырга язмасын" дигән теләген җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев