Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Татарстанга һәр тавыш мөһим

Берсекөнгә, 18 сен­тябрьдә елның төп сәяси вакыйгасы - Дәүләт Думасына депутатлар сайлау булачак.

Бу көнне татарстанлылар, сайлау хокукына ия булган һәр сабалы халык өчен мөһим законнар чыгаруда республикабыздан кемнәр эшләячәген хәл итә. Сайлауларга тулы билгеләмәне Президент Рөстәм Миңнеханов бирде: бу - Парламентка Татарстан өчен файдалы республика командасын җибәрү. Татарстанга Дәүләт Думасында үз позицияләрен ныгыту мө­һим. Моның өчен һәр­кемнең сайлау участогына килүе һәм кулына бюллетень алуы кирәк. Республикабыз авылларында һәм шәһәрләрендә яшәүчеләр барысы да тавыш бирүдә катнашса, Дәүләт Думасында Татарстаннан эшләүче депутатлар саны да күбрәк булачак. Гражданлык бу­­ры­чыбызны үтәп, без кандидатларга гына тү­гел, Татарстан өчен дә тавыш бирәбез. Думада күпсанлы һәм көчле вәкилләр беренче чиратта республика, татарстанлылар мәнфәгатьләрен фе­дераль дәрәҗәдә яклау һәм кайгырту өчен мөһим. Федераль программаларда каралган мөмкинлекләрдән файдаланмасак, федераль бюд­жеттан нәтиҗәлерәк финанслануга ирешмәсәк, күп кенә проектлар бик түбән дәрәҗәдә булачак. Моны җитәкчеләребез яхшы аңлый һәм халык­ның яклавын көтә. Татарстан командасының Дәүләт Думасында аерым миссиясе бар, ул - республиканың уникаль тәҗрибәсен гомумроссия дәрәҗәсенә чыгару. Менә ни өчен 18 сентябрьдә районда яшәүче һәр сайлаучының республика мәнфәгатьләрендә тавыш бирүдә катнашуы зур стратегик әһәмияткә ия. Һәм шунысы мәгълүм: авыл халкын сәяси активлык күрсәтергә чакырып, сайлауга барырга үгетлисе дә юк. "Сайлау кадәр сайлауларга бармыйча да калып буламени ул! Шуның өстәвенә, быел үз авылыбызда сайлау участогы да булдырылды. Моңарчы Сатышка барырга транспорт кирәк булса, хәзер үз вакытыбыз белән участокка килә һәм тавыш бирә алачакбыз",- ди Аккүл Бигәнәй авылында яшәүче Тәгъзимә Шәвәлиева да. Райондашларыбыз арасында үткәрелгән сораштырулар да гражданлык позициябезне ачык күрсәтә.

Исмәгыйль Мөхетдинов, "Сабагаз" идарәсе начальнигы:

-Миңа Россиянең башка төбәкләрендә дә булырга туры килә. Татарстандагы башка республикаларга кереп җитмәгән үзгәрешләр шул чакта аеруча куандыра. Респуб­лика зур адымнар белән алга атлый. "Татарстан - мөмкинлекләр территориясе" дигән сүзләр телдән-телгә йөри. Кыскасы, кая карама - үзгәреш, гел алга китеш. Сабабыз да бигрәк матурланды хәзер. Районыбыз халкы тырыш, бердәм, республиканың уйланылган сәясәтенә ышанып карый. Барлык җитәкчеләр, халык республика Президенты белән берлектә эшли. Безнең 400дән артык кешене берләштергән идарә коллективы да Татарстан тоткан курсны ихлас хуплый, республикада эшләп килүче максатчан программаларның уңай нәтиҗәсен күпләре үз тормышы мисалында күрә, хезмәте белән төбәк үсешенә өлеш кертә. Газ тармагында эшләүчеләр барысы да 18 сентябрь көнен сайлау участокларына барудан башларга планлаштыра. Хезмәттәшләремнең дөрес тавыш бирәчәгенә шикләнмим.

Рушания Арикиева, Олы Нырты фельдшер-акушерлык пункты мөдире:

- Сайлауларның үзебез­нең киләчәгебез өчен мөһим икәнен аңлыйбыз һәм беркайчан да бармый калганыбыз юк. Тормыш иптәшем һәм улым белән, гадәттә, иртән үк тавыш биреп кайтабыз. Районда соңгы ел­ларда сәламәтлек сак­лау өлкәсендә күп уңай үзгәрешләр булды: яңа модульле ФАПлар төзелде, искеләре төзекләндерелә, хаста­ханә­ләр ремонтлана, яңа җиһазлар кайта. Әле шу­шы көннәрдә Олы Ныртыда яңа медпункт ачы­лу авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен куанычлы вакыйга булды. Уңай үзгәрешләр - Татарстанда сәламәтлек саклау эшен яхшыртуны күздә тоткан программаларның уңышлы гамәлгә ашырылуы нә­тиҗәсе. Мин сайлауга менә шул уңай үзгәрешләр тукталмасын, халыкның тормыш-көнкүрешен ях-шырту, торган җиребезне ямьләндерү буенча горурланып сөйләрлек эш­ләребез тагын күбрәк булсын дип тавыш бирергә ба­рам.

Расих Сабиров, район ветераннар оешмасы рәисе:

- Районыбызда картлык пенсиясе алучы 7700дән артык кеше бар. Бу, әлбәттә, пенсионерларның тормыштагы активлыгын да исәпкә алсаң, җәмә­гать­­челек фикерен формалаштыруда зур көч. Өл­кәннәр гомер-гомергә иртәнге сә­гатьләрдә үк сайлау учас­­токларына ки­леп, граж­данлык бурыч­ларын үтәү­­челәр булдылар. Алар­­га яшьләр дә иярде, ветераннарны үрнәк итеп алды. Быел 18 сентябрьдә дә шулай буласына ышанып калам. Өлкәннәр кемнәр өчен тавыш бирәчәген хәл итеп куйган инде. Думага Татарстан командасы өчен без сайлыйсы кандидатлар - республиканы ил, дөньякүләм таныту өчен эшли торган кешеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев