Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яңа ел бәйрәмнәре имин үтсен

Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәү генә бәйрәмнәрне оештыру һәм үткәрү чаралары вакытында имгәнүләр булдырмаска, Яңа елны имин каршыларга ярдәм итәчәк. Районыбыз территориясендә яңа ел бәйрәм чаралары купчелек мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, мәдәният йортларында уткәреләчәк. Барлык объектлар халык күпләп йөри һәм күпләр җыела торган учреждениеләр категориясенә керүен исәпкә алып янгын куркынычсызлыгын тәәмин...

Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәү генә бәйрәмнәрне оештыру һәм үткәрү чаралары вакытында имгәнүләр булдырмаска, Яңа елны имин каршыларга ярдәм итәчәк.

Районыбыз территориясендә яңа ел бәйрәм чаралары купчелек мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, мәдәният йортларында уткәреләчәк.

Барлык объектлар халык күпләп йөри һәм күпләр җыела торган учреждениеләр категориясенә керүен исәпкә алып янгын куркынычсызлыгын тәәмин итүче җаваплы кешеләргә мәдәни-массакүләм чаралар үткәргәндә (кичәләр, яңа ел чыршы бәйрәмнәре һ. б.) янгынга каршы саклану мәсьәләләрен тәәмин итүдә жаваплы карарга кирәк.

Мәдәни-массакүләм чаралар (кичәләр, спектакльләр, яңа ел чыршы һ.б.) үткәргәндә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүдә җаваплылык оешма җитәкчеләренә йөкләнә.

Яңа ел чаралары башланыр алдыннан оешма җитәкчесе барлык бүлмәләр, керу-чыгу юлларын җентекләп тикшерергә, янгын сүндерү чаралары, элемтә һәм янгын автоматикаларынын төзеклеген карарга тиеш. Барлык ачыкланган җитешсезлекләр мәдәни-массакүләм чаралар башланганчы бетерелгән булырга тиеш.

Яңа ел чаралары үткәрү вакытында сәхнәдә һәм башка булмәләрдә хезмәткәрләр арасыннан җаваплы затлар билгеләнгән булырга тиеш.

Мәдәни-массакүләм чаралар вакытында балалар белән дежур укытучы, сыйныф җитәкчеләре яисә тәрбиячеләр булырга тиеш. Бу затлар янгын куркынычсызлыгы таләпләре, балаларны эвакуацияләү тәртибе белән кабат таныштырылган булырга тиеш.

Бәйрәм чыршысы тотрыклы жиргә урнаштырылырга, чыгу юлларын капламаска; чыршыга утларны урнаштыру - электр жайланмалары кагыйдәләре таләпләрен үтәргә тиеш.

Чыршыны бизәгәндә иллюминация өчен шәм, бенгаль утлары, фейерверклар кулланырга тыела. Әгәр, чыршыны яктырту жайланмалары төзек булмау ачыкланса- ут чыбыклары кызуы, очкын чәчү һ. б - иллюминация сундерелә, төзексез урыны табылып, аны тәртипкә китермичә кабат кушылмый.

Бәйрәм чараларын үткәрү өчен кулланыла торган биналарда:

-чаралар үткәрү вакытында тәрәзәдәге тимер рәшәткәләрне бикле килеш тоту;

- дугалы прожекторлар, шәм, хлопушка һәм башка төсле янгын чыгарырга момкин булган жайланмалар кулланырга,

- чыгу юлларынын кинлеген өстәмә куелган кресло, урындыклар һәм башка мебельләр белән киметү,

- тамаша вакытында бүлмәдәге бөтен утларны сундерү;

- билгеле нормадан артык кеше белән тутыру тыела.

Янгын чыга калса, беренче чиратта ярдәм сорап янгын сундеру булегенә шалтыратырга кирәк, шул рәттән бинада булган барлык халыкны куркыныч булмаган әвакуация юллардан тышка, янгын куркынычы янамый торган урыннарга чыгарырга кирәк. Кул астында булган янгын сундеру жайланмалары белән, үзеңә зыян килми торган очракта, утны сундерә башларга һәм ярдәмгә килүче янгын сүндерү машиналарын каршы алуны оештырырга кирәк.

Айнур Галимуллин,

Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча янгыннар күзәтчелеге начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев