Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Ялгыз нарат зары...

Менә инде бик күп еллар Ялгыз үсә бер нарат Як-ягында озын юллар, Кыйблага тора карап.

Инде менә ничә еллар

Таң җилләре иркәли.

Ай яктысы кара-төндә

Иптәш булам сиңа ди.

Шундый матур кояшлы көн,

Талгын гына җил исә

Бүген дөньяда туган көн

Нәни бер алмаш үсә.

Шытып чыккан бер нараткай

Күрегез, зур сөенеч.

Күрмәсәң, үскәнен һай

Миңа нинди көенеч.

И сөенде шунда нарат

Ниһаять ялгыз түгел

Яшь наратчыкка карап

Сокланды ул бик озак.

Саклады ачы җилләрдән,

Җәйнең кызу эссесеннән,

Кышның явыз бураныннан,

Көзнең бозлы яңгырыннан.

Иркәләде, назлады

Иртән хәлен сорашты.

Шулай янәшә яшәү

Наратка бик ошады.

Бик бәхетле мин диеп

Болытларга эндәште.

Сөенечен җилләр белән

Көн саен уртаклашты.

Бигрәк нәфис озынкаем,

Минем нәни колынкаем.

Гел үземә ошагансың

Озын булсын гомер юлың.

Көтмәгәндә кара болыт

Күкнең йөзен каплады.

Наратчыкны чүп өеме

Тынсыз, өнсез калдырды.

Иелде, сыгылды нарат

Ни хәлләр итәр микән.

Ялгызы, берүзе кабат

Ничекләр түзәр микән.

Чарасыз калгач нарат

Җилләргә сөрән салды.

-Очыртыгыз шушы тауны

Тиз арада туздырып.

Җил улады, тузынды

Әйләнде-тугыланды.

Тик чарасыз, сызгырды

Берни килеп чыкмады.

И, балам, минем алмам

Ничек сиңа булышыйм?

Бу дөньяда ялгыз калсам

Синсез мин яши алмам.

Сыгылды шунда нарат

Җаны аның сызланды

Бу кешеләргә карап

Йөрәге өзгәләнде.

Ничек инде чүп өемен

Куярга урын юкмы?

Минем хәлемне аңларлык

Җирдә бер кеше юкмы?

Пычратасыз бөтен җирне,

Агулыйсыз карларны.

Сакламыйсыз табигатьне

Үтерәсез нәселне.

И, кешеләр уйланагыз

Тәүбәгә сез килегез.

Вакыт үтеп үзегез дә

Бер нәселсез калмагыз.

Камалеева Әминә Хаҗинур кызы,

Шәмәрдән 1 нче "Әкият"балалар бакчасының тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев