Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яшь юл хәрәкәте инспек­торларының традицион ярышы уздырылды [+фото]

Узган җомгада гимназия стадионында яшь юл хәрәкәте инспек­торларының (ЮИД) традицион ярышы уздырылды.

- Бәйгенең төп максаты - юл йөрү кагыйдәләрен тө­гәл үтәү­че гражданнар тәр­бияләү, бала­ларның юлларда имгәнүен булдырмау, - дип аңлатты ЮХИДИ бүлекчәсе пропаганда инспекторы Илнур Насыйбуллин. - Әлеге ярышларны без, гадәттә, җәй­ге каникуллар алдыннан уздырабыз. Яшь юл инспекторларыбыз - урамнарда, юлларда һәм мәктәп яны лагерьларенда имин йөрү ка­гыйдәләрен пропагандалауда яр­дәмчеләребез булсын дибез.

Чыннан да, бәйгегә район мәктәп­ләреннән 9-11 яшьлек укучылар арасыннан велосипедта иң оста йөрүчеләр, юл кагыйдәләрен ях­шы белүчеләр чакырылган иде.­ Әмма Илнур абыйлары эк­ран­га чыгарган сораулар хәтта алар өчен дә шактый катлаулы булып чыкты. Вакыт бик кыска: аңышырга да өлгермисең, инде икенче бирем пәйда була. Чөнки юлда барганда да уйлап торырга ара юк, кагыйдәне белмәсәң, машина астына керәчәксең. Мондый шартларда укучыларның байтагы 25 сорауның да дөрес җавабын язарга өлгерми калды. Килдебәк мәктәбеннән бәйгегә Идеал Хә­лимов әзер­ләгән укучылар - Туктар кы­зы Әлфизә Ибәтуллина (III сыйныф) һәм Шәүкәт Әскәров (IV сыйныф) исә ялгышмыйча, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү этабында икесе дә 1нче урынны алды. "ЮИД түгәрәгенә даими йөрүнең файдасы тиде. Идеал абый велосипедта фигуралы йөрергә өйрәтергә стадионга да алып килде. Тырышканга күрә белдек",- диделәр укучылар. Кагый­дәләрне гимназия укучылары да яхшы белгәнлеген күрсәтте. Велосипедта йөрүдә Иштуганнан Снежана Максимова белән Сатыштан Ленар Востриков ялгышмады (1 урын). Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүдә гимназия укучылары Регина Закирова белән Әнвәр Мостафин беренчелеккә чыкты. Өч этапның гомуми нәтиҗәләре Килдебәк мәктәбе ЮИДчыларын 1нче урынга чыгарды. Гимназия командасы - 2нче, сәләтле балалар мәктәбе яшь инспекторлары 3нче урында. Яр Чаллыда 23-26 майда үтәчәк республика бәйгесенә җыелма команда шушы мәктәпләр ЮИДчыларыннан туплана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев