Языл да, телевизор от
Кичә, бүген, иртәгә

Языл да, телевизор от

"Татмедиа" акционерлык җәмгыяте, матур традицияне дәвам итеп, быел да әбунәчеләр өчен реклама акциясе үткәрәчәк.

Төп приз телевизор булачак. Шулай ук өч фотоаппарат, 10 савыт-саба җыелмасы, бүләкләр пакеты уйнатылачак. Моның өчен "Татмедиа" нәшер иткән кимендә өч газета-журналга алты айга язылып, квитанцияләрнең күчермәсен 2017 елның 20 гыйнварына кадәр "Татмедиа" адресына (420066, Казан, Декабристлар урамы, 2) җибәрергә кирәк. Конверт тышына "Акция" дигән билге куярга онытмагыз. Конверт эченә исем-фамилиягезне, телефоныгызны да языгыз. Җиңүчеләргә призлар 2017 елның 20 мартыннан да соңга калмыйча тапшырылачак.


Нет комментариев