Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Юлбат мәдәният йортында Котдус Рахимуллинның "Җырларым – канатларым минем" дип исемләнгән иҗат кичәсе үтте [+фото]

Юлбат мәдәният йорты китапханә белән берлектә Котдус Рахимуллинның "Җырларым - канатларым минем." дип исемләнгән иҗат кичәсен үткәрде. Зал тутырып аның иҗатына гашыйк тамашачы җыелган иде. Кичәбезгә килгән кунаклар искиткеч матур, күңелләргә моң, җанга рәхәтлек бирә торган җырларын, тәбрикләүләрен бүләк иттеләр. Аны бу көнне гомер бәйрәме, 55 яше белән яраткан тамашачысы,...

Юлбат мәдәният йорты китапханә белән берлектә Котдус Рахимуллинның "Җырларым - канатларым минем." дип исемләнгән иҗат кичәсен үткәрде. Зал тутырып аның иҗатына гашыйк тамашачы җыелган иде. Кичәбезгә килгән кунаклар искиткеч матур, күңелләргә моң, җанга рәхәтлек бирә торган җырларын, тәбрикләүләрен бүләк иттеләр. Аны бу көнне гомер бәйрәме, 55 яше белән яраткан тамашачысы, иҗатташ дуслары, хезмәттәшләре, туганнары, балалары, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Р.Ф., авыл җирлеге башлыгы Шәмсиев Т.Р. һәм "Юлбат"хуҗалыгыннан Хисамиев Ф.Ф. тәбрикләде. Кичә барышында һәркем иҗат рухына төренеп, шушындый талантлы авылдашыбыз булуы белән горурланып утырды.Чара барышында экранда Котдус абыйның гомер юлын, иҗатын чагылдырган слайдлар күрсәтелде. Кичә бик тә матур булды.

Бәйрәм кичәбездә катнашкан һәрбарчагызга чиксез рәхмәтемне белдерәм. "Иҗат чишмәләре" берләшмәсе өлкәннәреннән шигъри "тәлгәшләр" :
Рахимуллин Котдускә 55 яше уңаеннан Мәрзия Гатаулловнадан :

Татар булган җирдә гармун кирәк,
Баян кирәк безнең халыкка.
Тормыш ямьләгәндә иң шәп бизәк,
Сыздыра алсаң-бик зур байлык та.

Гармун тарту- асыл егет эше
Үтми моңа һәркемнең дә теше.
Аны тыңлаганның арта көче,
Үрчемлерәк була диләр эше.

Шигырь сөйләүчеләр дистәләгән,
Гармунчысы бер генә.
Гармунның да,баянның да
Эчләрендә сер генә .

Сагыну- сагышларда янган кеше
Үзеннән соң җырын калдырган .
Шул җырларны ничек откан Котдус,
Уйный-уйный хәйран калдырган!

Дустың баян белән гөр иттегез
Ындырны ,басуларны.
Болыннарда биеттегез,
Суздыгыз җыруларны.

Бәйгеләр бит адым саен,
Концертлары - исәпсез.
Чакыру килә- көннәр саен
Җигеләсез,түзәсез.

Зур сәхнә дә каушатмас
Безнең мәшһүр останы.
Зурлар, данлар әле аны
Сөйгән Татарстаны!

Рахимуллин Котдускә 55 яше уңаеннан Гөлниса апа Төхвәтуллинадан:

Гариф абый гаиләсенә,
Биш кыз бирде ходай,
Көттереп кенә алтынчысы,
Булган бит малай.

Куйдылар исемен Котдус,
Калышмады апаларыннан,
Булды алар шикелле,
Җыр, моң белән дус.

Булмаса да гармуны.
Өйрәнде ул уйнарга,
Аннан башка узмады
Авылдагы кунак, туйлар да.

Булгач уйнарга теләк,
Беренче хезмәт хакыннан,
Булды Вәсилә апасыннан,
Хромка гармуны бүләк.

Фәридә ерак Тәтештән,
Тенекигә кайткан кунакка.
Үзенә гомер юлдашы итеп,
Алып төште аны Юлбатка.

Матур гаилә кордыгыз,
Ике кызга , бер малайга,
Гомерләрен бирдегез,
Балаларның, оныкларның,
Игелекләрен инде күрегез!

Авылда ул беренчеләрдән,
Тракторын кабыза.
Эшкә киткәнче диеп,
Сөт тә җыеп өлгерә.

Бар яктан да килгән ул,
Үзе уйный, үзе җырлый,
Аннан башка сәхнәне,
Күз алдына китереп булмый.

Кая гына чакырсалар да,
Барырга ул әзер лә,
"Юлбатым"ны аның кебек,
Җырлаучы юк әлегә.

Нурсанә апасы "Юлбатым"ның
Язган сүзен дә, көен дә.
Котдус башкаруында,
Популяр ул бүген дә,
Авылыбызның гимны булып,
Яңгырый сәхнә түрендә!!!

27.03.2017

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев