Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов туган көненә премьера чыгарды

Театр сәхнәсендә Камил Кәримов пьесасы буенча куелган "Шәй-бү! Шай-бу!"спектакле бара.

Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театрының баш режиссеры Ренат Әюпов үзенең 55 яшьлегенә премьера чыгарды. Әлеге минутларда театр сәхнәсендә Камил Кәримов пьесасы буенча куелган "Шәй-бү! Шай-бу!" спектакле бара.

Спектакль башланыр алдыннан Ренат Әюповны Татарстанның мәдәният министрының яңа урынбасары Ленар Хәкимҗанов котлады. Ул режиссерга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатын тапшырды. Ренат Әюповны якташлары - Питрәч районы вәкилләре котлады.

Кариев театры исеменнән Ренат Әюповны театры директоры Гүзәл Сәгыйтова һәм театрның легендасы булган Нуриәхмәт Сафин тәбрикләде. Коллективның Ренат Әюпов куйган спектакльләре белән булган уңышлары турында да Нуриәхмәт Сафин сөйләде. 

Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X