Халыкара театр көне уңаеннан Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры үзенчәлекле акция игълан итә. 27 мартта 24 сәгать дәвамында Камал театрының рәсми сайтында kamalteatr.ru 112нче сезоны спектакльләренә билетлар 25% ташлама белән сатылачак.
Ташлама Камал театрының барлык спектакльләренә ясала. Акция 2018 елның 27 мартында 24 сәгать дәвам итә: 00:00 сәгатьтән 23:59 сәгатькә кадәр.
Билетларны ташлама белән бары тик Камал театрының рәсми сайты аша гына сатып алырга мөмкин: kamalteatr.ru. Театр кассасында билетлар үз бәясеннән сатыла. Акция буенча сатып алынган билетлар кире кайтарылмый. Театр администрациясе акция шартларына үзгәрешләр кертергә хокуклы.


Нет комментариев