Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

Салават Юзеев һәм татар яшьләре Казанда «Шиһаб хәзрәт» документаль фильмын тәкъдим итәчәк

Татар яшьләре «Шиһаб хәзрәт» документаль фильмын тәкъдим итү кичәсенә перформанс әзерлиләр.

Татар яшьләре «Шиһаб хәзрәт» документаль фильмын тәкъдим итү кичәсенә перформанс әзерлиләр. Бу хакта фильмның продюсеры Марина Галицкая хәбәр итә.

«Шиһаб хәзрәт» фильмының презентациясе Камал театрының Кече залында 21 февраль көнне булачак. Фильм «Инновация» фонды тарафыннан Татарстан мәдәният министрлыгы субсидиясе хисабына төшерелгән. Режиссеры - Салават Юзеев.

Перформансны кичәнең махсус кунаклары – Нурбәк Батулла, Рәдиф Кашапов, Тимур Муҗивитов һәм Gaugа төркеме лидеры Оскар Юнысовлар тәкъдим итә. Ул "Мәрҗанинең Казаннан Мәккәгә сәяхәте» дип атала.

“Шиһабетдин Мәрҗани – үз чорының альтернатив кешесе булган. Фильм “Иҗтимагый-сәяси фикер никадәр алга китте? Мәрҗани бүген ни дәрәҗәдә актуаль?” дигән сорауларга җавап эзли”, - ди авторлар.

«Шиһаб хәзрәт» фильмының презентациясе 19.00 сәгатьтә башлана.

Фото: кадр из фильма «Шиһаб хәзрәт»

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев