Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

"Тантана” театр премиясенең махсус бүләге ияләре исемлеге

Камал театрына Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм күрсәтү фондының махсус премиясе бирелде.

“Тантана” театр премиясе кысаларында артистларга һәм коллективларга махсус бүләкләр тапшырылды.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү Фондының махсус премиясе - «Приключения Тома Сойера и Гекльберри Финна» (М. Твен) спектаклендәге рольләр өчен В.И.Качалов исемендәге Рус Зур драма театры артистлары Павел Лазарев (Том Сойер), Виктор Шестаков (Гек Финн), Славяна Кощеева (Бекки Тэтчер);

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм күрсәтү фондының махсус премиясе - театр сәнгатендәге казанышлары өчен Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артистлары, театраль гаилә, Татарстанның атказанган артистлары Алсу һәм Рамил Вәҗиевләр;

«Сəхнə» журналының махсус бүлəге - Туфан Миңнуллинның «Əлдермештəн Əлмəндəр» спектаклендə Əҗəл ролен иҗат итүе өчен Т.Миңнуллин исемендəге Түбəн Кама Татар дəүлəт драма театры артисты Алмаз Хөсəенов;

Татарстан Республикасы Театр эшлеклелəре берлегенең «Иҗади командировка» махсус бүлəге - Чаллы Татар дəүлəт драма театры артисты Рәзил Фәхертдинов;

Татарстан Республикасы Мəдəният министрлыгының махсус дипломы - Əлмəт Татар дəүлəт драма театрында «Тынлыкта гына урын бар» спектаклен сəхнəлəштерүлəре өчен авторлар – Туфан Имаметдинов, Равил Сабыр; рəссам – Лилия Имаметдинова; композитор – Эльмир Низамов;

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының “Өмет” махсус дипломы - М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрының “Сөембикә” (Р.Әхиярова) спектаклендә катнашканы өчен Кәрим Галеев;

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының “Өмет” махсус дипломы - М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрының “Сөембикә” (Р.Әхиярова) спектаклендә катнашканы өчен Арслан Сибгатуллин;

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының “Өмет” махсус дипломы - “Живой город” заман сәнгатен үстерү Фондының «Анна Каренина» (Л.Н.Толстой) спектаклендә катнашканы өчен Аркадий Кузнецов;

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының “Өмет” махсус дипломы - “Живой город” заман сәнгатен үстерү Фондының «Анна Каренина» (Л.Н.Толстой) спектаклендә катнашканы өчен Эльдар Гыйниятов;

Татарстан Республикасы мəдəният министрлыгының «Өмет» махсус дипломы - Г. Тукай исемендəге Əтнə Татар дəүлəт драма театрының «Бəхет кошы» (Ш. Хөсəенов) спектаклендə катнашуы өчен Мəдинə Хəкимова;

Татарстан Республикасы мəдəният министрлыгының «Өмет» махсус дипломы - Г. Тукай исемендəге Əтнə Татар дəүлəт драма театрының «Бəхет кошы» (Ш. Хөсəенов) спектаклендə катнашуы өчен Булат Мөхəммəтҗанов;

Казан Мэриясенең махсус бүләге - “Живой город” заман сәнгатен үстерү фондының “Угол” иҗат лабораториясе белән берлектә куелган «Мергасовский» спектакле. 

Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев