Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Корруциягә - юк, дибез!

“Үзен бәяли белгән кешене сатып алуы авыр”

Закон буенча хакимияттәгеләр физик затлардан бүләк алырга тиеш түгел.Чөнки кеше өчен беренче урында закон, намус, җаваплылык, кешелеклелек, ярдәмчеллек төшенчәләре тора.

Мин – 9 сыйныф укучысы. Бүгеннән үзебезнең киләчәк өчен борчылам.   Элек урта мәк­тәпне яхшы билгеләргә генә тә­мам­лаган егет-кызлар югары уку йортларына үз көчләре белән кергәннәр. Теләгән белгечлеген алып, кешеләргә, илгә намуслы хезмәт иткәннәр. Хәзер исә күп акчалы кешеләрнең балалары, ришвәт биреп, дипломлы була. Андый белгечтән кешегә нинди файда?! Ришвәт биреп  укыган табиб, укытучы, юрист кешеләргә нинди ярдәм күрсәтә алсын? Юк, билгеле. Шуңа күрәдер бәлки, соңгы вакытта табиблар гаебе белән үлүчеләр күбәеп китте. Дөрес төзелмәгән йортлар, күперләр җимерелә, ниндидер тузга язмаган реформалар үткәрелә.

Коррупция юлы белән кулга тө­ше­релгән диплом ияләренең намуслы хезмәт итүләренә дә ышанасы килми. Тагы да югарырак үрләр, җай­лырак, “җылырак” урын биләр өчен акча төрт­мәсләр, ришвәт бирмәсләр дип кем әйтә ала! Ә бирүче булганда алучы һәрвакыт табыла.

Җитәкчелектә намуслы, тәртипле, га­дел кеше торсын иде. Зур хәрефтән “Ке­ше” дип языла торган шәхес.  “Үзен бәяли белгән кешене сатып алуы авыр”,– дип рус язучысы Эдуард Севрус дөрес әйткән. Мин коррупциягә каршы, мондый күңелсез күренешләрнең илебездә булуын теләмим!

Камилә Фәйзрахманова.

Түбән Шытсу төп мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев