Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Котлаулар

Бүген Мишәбаш авылында яшәүче Сәвия Шәрәфиева үзенең 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтә

Юбилярны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Явлаштау авыл җирлеге башлыгы Булат Нәҗипов котлады

Сәвия Гаян кызы Шәрәфиева 1936 елның 10 июнендә Саба районының матур Мишәбаш авылында дөньяга килә. Аның тормыш юлы бик катлаулы һәм сынаулы була. Әтисе Мөхәммәтгаянны бик яшьли югалтып, 40 көнлек сабый чагында әнисе җилкәсендә өч бала кала. Авыр сугыш елларында ачлык, михнәтләрне күреп үсә. Ашарга булмагач, әниләре кычытканнан, кузгалактан аш пешереп калдыра торган булган. Черек бәрәңгедән күмәч  ясап, басудан арыш башларын җыеп, юкә кабыгын киптереп, аны тегермәннән чыгарып, шуннан да күмәч ясап ашаганнар. Өйләрен җылыту өчен пичкә көлтә-көлтә салам якканнар. 

Сәвия апа  мәктәптә 5 сыйныф белем ала, аннары тавык фермасына эшкә керә. Яшь кыз чагында ул кыш буе Сабабашта урман кисүдә, Калининград өлкәсендә торф чыгаруда һәм 2 елдан артык Свердловск шәһәрендә төзелеш эшләрендә эшли. Туган авылына кайткач, башта колхозда озак еллар дуңгызлар карауда һәм лаеклы ялга чыкканчы төрле эшләрдә тырышып хезмәт куя. Ул бик аралашучан, күңелле кеше була, концертларда матур җырлый, спектакльләрдә дә катнаша.

Сәвия апа үзенең туган авылының бик тырыш егетенә Фәрит исемле егеткә   кияүгә чыга. Аларның биш баласы туа, кызганычка каршы, бер кызлары 4 яшьлек чагында вафат була. Хәзерге вакытта аларның дүрт баласы исән-сау, барысы да үз гаиләләрен корып, туган авыллары Мишәбашта гомер итәләр. Бүген Сәвия апа улы Фәнис һәм килене Нурсәйдә гаиләсендә бәхетле картлык кичерә.

Сәвия апаның 11 оныгы һәм 10 оныкчыгы бар. Балаларының һәм оныкларының ярдәмен тоеп, ил-көнгә тынычлык теләп, булганына шөкер итеп, бәхетле гомер кичерә ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев