Яңа Мичәндә яшәүче Венира Нигмәтҗанова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Котлаулар

Яңа Мичәндә яшәүче Венира Нигмәтҗанова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Яңа Мичән авылында туып-үскән, бүгенге көндә дә шунда гомер кичергән Нигмәтҗанова Венира Нурулла кызы өчен бу көннәр аеруча кадерле. Хезмәт ветераны, авылның ихтирамлы ак әбие шушы көннәрдә үзенең күркәм юбилеен — 90 яшь тулган көнен каршы алды.

Гомер бәйрәме уңаеннан, Венира Нурулла кызын котларга дип, район җитәкчелеге һәм җирле үзидарә вәкилләре аның йортына килде. Юбилярны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова һәм Мичән авыл җирлеге башлыгы Айзат Гәрәев ихлас котладылар.

Кунаклар Венира апага иң изге теләкләрен җиткереп, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, шулай ук район хакимияте һәм социаль яклау идарәсенең бүләкләрен тапшырдылар. Аның озак еллар намуслы хезмәте, авыл тормышында актив катнашуы һәм яшь буынга күрсәткән тәрбия үрнәге югары бәяләнде.

Венира Нурулла кызы үзенең 90 яшьлек матур юбилеен якыннары, балалары, оныклары һәм оныкчыклары — зур, тату гаиләсе белән каршылады. Аның йорты бүген дә җылылык, нур һәм кунакчыллык белән тулы. Ак әбинең көр күңеле, зирәклеге һәм тормышны яратуы барысын да сокландыра.

«Ходай биргән гомернең кадерен белеп, исәнлек-саулык белән яшәргә язсын», — дип теләделәр котларга килүчеләр.

Венира апага киләчәктә дә җан тынычлыгы, тән сихәте һәм балаларының, оныкларының игелеген күреп, озак еллар яшәвен телибез. Мондый акыллы һәм сабыр затлар — авылыбызның һәм илебезнең иң кадерле байлыгы.

Фотода Нигмәтҗанова Венира Нурулла кызы
Фотода Нигмәтҗанова Венира Нурулла кызы

 


Нет комментариев