Саба таңнары

Сабинский район

16+
Котлаулар

Иске Икшермә авылында яшәүче тыл ветераны Хадия Сафинаны туган көне белән котладылар

Хадия Сафинаны 94 яшьлек туган көне белән Иске Икшермә авылы советы җитәкчесе Алмаз Биккинин котлады

Сафина Хадия Камали кызы 1932 нче елның 10 маенда Әтнә районы Үртәм авылында Камалетдин һәм Әминә гаиләсендә 7 нче бала булып дөньяга килә. Мәктәптә 4 сыйныф  белем алгач колхозга эшкә керә, анда төрле эшләрдә хезмәт куя.

1952 нче елда тормышка чыга, 3 бала тәрбияләп үстерәләр. 1956 нчы елда Челекен (Төрекмән Республикасы) шәһәренә китәләр. Шәһәрдә, сажевый заводта упаковщик булып эшләп, лаеклы ялга чыга. 1996 нчы елда, Саба районы Иске Икшермә авылы якларына кайталар.

1979 нчы елда Сафина Хадия “Хезмәт ветераны” медаленә, “Тыл ветераны”, җиңүнең юбилей медалләре белән бүләкләнә.

Хадия апаның бүгенге көндә кызлары, 10 оныгы, 11 оныкчыгы бар.  Ә үзе кызы Надия гаиләсе белән Иске Икшермә авылында матур гына гомер кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев