Намуслы хезмәт белән сугарылган гомер: Заһидулла Калимуллинга 97 яшь
Котлаулар

Намуслы хезмәт белән сугарылган гомер: Заһидулла Калимуллинга 97 яшь

Түбән Шытсу авылында яшәүче тыл ветераны Заһидулла Калимуллин 1929 елда туган һәм бүген лаеклы ялда, балаларының һәм 14 оныкчыгының кадер-хөрмәтендә гомер кичерә.

   Түбән Шытсу авылында  яшәүче Калимуллин Заһидулла Калимулла  улы 1929 елның 5 октябрендә  Саба районы  Түбән Шытсу авылында  дөньяга килә. Заһидулла абыйның бала чагы авыр сугыш елларына туры килә, күп авырлыклар күреп үсә ул. Заһидулла абый яшьли авыл агайлары белән  тубал киеп орлык чәчә, ат көтүе дә көтә, ат,  үгез җигеп сука да сукалый. 1956 елның 9 маенда Түбән Шытсу авылы кызы Сәвиягә өйләнә. Гаиләдә бер-бер артлы дүрт бала дөньяга килә.

   Бүгенге көндә балалары тормышта үз урыннарын табып, төрле тармакларда тырышып хезмәт куялар. Заһидулла абыйның 8 оныгы, 14 оныкчыгы бар.  Ул улы Ринат, килене Мәдинә тәрбиясендә гомер итә. Заһидулла абый гомере буе колхозда төрле эшләрдә эшләп лаеклы ялга чыккан. Тыл ветераны. Яшьтән карусыз, тырыш егет  колхозның алдынгы эшчесе була, күп бүләкләргә, мактау кәгазьләренә лаек була. Тәртипле, төпле акыллы,  һәркемгә рәхмәтле Заһидулла абый күршеләр һәм авылдашлар белән яхшы мөгәлләмәдә, шуна  күрә аны  авылдашлар бик  хөрмәт итә.

Фото: архивтан алынды


Нет комментариев