Өлкәннәр – батырлык һәм сабырлык өлгесе
Юбилярларны котлау
Күпне күргән, күпне кичергән, авыр сынауларда сынмаган-сыгылмаган өлкәннәребезнең ил белән бергә узган шанлы елларын тарих битләренә алтын хәрефләр белән язарлык. Илебезгә дошман явы ябырылганда өлкәннәр калкан булып басканнар, үсмерләр иртә балигъ булып, яуга киткән әтиләрен, абыйларын алмаштырып, тормыш тәртәсенә җигелгән. Балачаклары, яшүсмер вакытлары Бөек Ватан сугышы чорына туры килеп, илгә килгән авырлыкларны үз иңнәре белән күтәргән, көнне-төнгә ялгап эшләгән, ачлык-ялангачлык михнәтләрен кичереп тылда көч куйган өлкәннәр – районыбызның горурлыгы, яшь буын өчен батырлык һәм сабырлык өлгесе дә.
Бу көннәрдә Тимершыкта яшәүче Өммегөлсем Гарифулла кызы Нуруллина – 95, Шәмәрдәннән Кәүсәрия Мөхлисулла кызы Заһидуллина, Иске Икшермәдән Хәдия Камали кызы Сафина – 94, Шәмәрдәндә гомер итүче Искәндәр Гыйбадулла улы Мингалиев, Сәлимә Нигъмәт кызы Әхмәтгалиева Аккүл Бигәнәйдән Мәрзия Нотфулла кызы Сәхабиева, Сатыштан Фәһимә Сираҗи кызы Харисова, Шәмәрдәннән Гөлмәдинә Рәхим кызы Сабирҗанова, Сабабаштан Мөсалия Төхбәт кызы Касыймова, 90 яшьлек юбилейлары уңаеннан РФ Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгының Котлау хатларын кабул итеп алдылар. Мөхтәрәм юбилярларны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гайнетдинова, үзләре яшәгән җирлек башлыклары, элекке эш урыннарыннан килеп тәбрикләделәр.
Фото: Ясалма фәһем
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев