Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Котлаулар

Өлкәннәр өлгесе – тормыш көзгесе

Иң матур, күңел түрләреннән чыккан ихлас теләкләребез сезгә.

Балачаклары,  яшүсмер  вакытлары  Бөек Ватан сугышы чорына туры килеп, илгә килгән авырлыкларны үз иңнәре белән күтәргән, көнне-төнгә ялгап эшләгән, ачлык-ялангачлык михнәтләрен кичереп тылда көч куйган өлкәннәр – районыбызның горурлыгы, яшь буын өчен батырлык һәм са­бырлык өлгесе дә. Фидакарь хезмәтләре белән җиңү көнен якынайткан өлкәннәребез алдында без мәңге бурычлы. Гомер юлында зур сынаулар кичерсәләр дә, тормышка мәхәббәтләрен югалтмаганнар, матур гаиләләр корып, балалар үстереп, илгә лаеклы хезмәт иткәннәр. Зур михнәтләр кичереп, соңгы көчләрен биреп безнең азатлыгыбызны, бәйсезлегебезне һәм тормышның үзен яклап һәм саклап калган өлкәннәребез олы ихтирамга һәм  хөрмәткә лаеклы. 

Бу көннәрдә Төбәк авылында гомер кичерүче Васильева Мария Николаевна – 97 яшь, Шәмәрдәндә  яшәүче  Факия Фатыйх кызы  Камалова, Өчнараттан Зөләйха Даут кызы Даутова – 96 яшь, Иске Икшермәдә гомер кичерүче Шәргыя Әхмәтзакир кызы Ибраһимова – 95яшь, Лесхоз бистәсендә  яшәүче Селезнева Тамара Димитриевна, Родыгина  Анна Матвеевна, Иске Икшермәдән Саймә Гыйльметдин кызы Биктимирова, Волостнова Любовь Петровна, Мишәбаштан Сәвия Гаян кызы Шәрәфиева, Байлар Сабасыннан Рәкыйбә Кәшип кызы Гатауллина – 90 яшьлек юбилейлары уңаеннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгының Котлау хатын кабул итеп алдылар. Мөхтәрәм юбилярларны социаль яклау бү­леге начальнигы Лилия Гайнетдинова, үзләре яшәгән  төбәкнең җирлек башлыклары, элек яшәгән хезмәт урыннарыннан килеп тәбрикләделәр.

 

Фото: Ясалма фәһем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев