Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Котлаулар

«Тормыш сынауларын җиңеп, 99 яшен каршылаган»: Миңгәр авылы әбисе Бибиниса апа Баһманованың туган көне

Миңгәр авылыннан тыл хезмәтчәне Баһманова Бибиниса Гыйният кызы 99 яшьлек җәен каршылады.

   Миңгәр авылында гомер итүче тыл хезмәтчәне, сугыш чоры баласы Баһманова Бибиниса Гыйният кызы үзенең 99 яшьлек туган көнен билгеләп үтте. 

Үзенең хезмәт юлын ул бик иртә — бары тик 16 яшендә генә башлый. Сугыш еллары һәм сугыштан соңгы авыр торгынлыклар аны сындыра алмый. Авыр хезмәт, ачлык-ялангачлыкларны күргән буын вәкиле буларак, ул бүгенге мул тормышның кадерен белеп яши.

Гаиләсе — Бибиниса апаның горурлыгы. Тормыш иптәше белән алар тату гомер иткәннәр. Иренең беренче никахыннан дүрт баланы да үз канаты астына алып, тәрбияләп үстергәннәр. Шуңа өстәп, бер уртак балалары дөньяга килгән. Биш балага биргән ана мәхәббәте, тәрбиясе бүген инде үзенең татлы җимешләрен бирә.

Бүгенге көндә Бибиниса апаның нәсел агачы киң колач җәйгән:

  • Барлыгы 17 оныгы,
  • 28 оныкчыгы,
  • һәм инде 3 оныкчыгының оныгы бар!

Юбилярыбызны котларга дип, бөтен якыннары җыелган иде. Балалары, оныклары аңа иң изге теләкләрен җиткерде, ныклы сәламәтлек, озын гомер теләде. 

 Бибиниса апаны  чын күңелдән туган көне белән котлыйбыз! Алдагы көннәрендә дә исән-сау булып, шатлык-куанычларда гына яшәвен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев