Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Котлаулар

«Тормышым – районыбыз елъязмасы»: Саба районының хөрмәтле кешесе Вера Ивановна Кутузовага 90 яшь!

Саба муниципаль районы башлыгы Р. Н. Миннеханов исеменнән юбилярны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гәйнетдинова, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Альберт Вәлиев котладылар

 Саба районының хөрмәтле кешесе Кутузова Вера Ивановна гомеренең тагын бер күркәм бәйрәмен – үзенең 90 яшьлек олы юбилеен каршылый. Бу көннәрдә аңа ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, озын һәм бәхетле гомер  юллыйлар.

Вера Ивановна — районыбызның тере тарихы, гореф-гадәтләрне саклаучы һәм күп буыннар өчен ныклык, зирәклек һәм оптимизм үрнәге. Аның тормышы — Саба төбәгенең елъязмасының аерылгысыз өлеше, ул узган авыр сугыш һәм торгызу елларының барлык сынауларын үз җилкәсендә татыган буын вәкиле.

Юбилярны котларга туганнары, якыннары җыелды. Чарада катнашучылар Вера Ивановна адресына иң изге теләкләрен җиткерде. Бар да аның энергиясенә, тормыш сөючәнлегенә соклану белдерде. 

Форсаттан файдаланып, без дә  Вера Ивановнага ныклы сәламәтлек, иминлек һәм якыннары янәшәсендә тагын озын-озак еллар яшәвен телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев