Тырыш хезмәт югалмый
Өлкәннәребез – районыбыз горурлыгы, батырлык, сабырлык, фидакарьлек үрнәге.
Сугыш һәм аннан соңгы авыр елларны үз җилкәсендә күтәргән, балачагы һәм яшьлеге илебезне торгызу өчен хезмәттә узган өлкәннәребез – районыбыз горурлыгы, батырлык, сабырлык, фидакарьлек үрнәге. Тырыш хезмәтләре белән җиңү көнен якынайткан өлкәннәребез алдында без мәңге бурычлы. Гомер юлында зур сынаулар кичерсәләр дә, тормышка мәхәббәтләрен югалтмаганнар, матур гаиләләр корып, балалар үстереп, илгә лаеклы хезмәт иткәннәр. Зур михнәтләр кичереп, соңгы көчләрен биреп безнең азатлыгыбызны, бәйсезлегебезне һәм тормышның үзен яклап һәм саклап калган өлкәннәребез олы ихтирамга һәм хөрмәткә лаеклы.
Бу көннәрдә Олы Кибәче авылында яшәүче Бибикадерия Гомәр кызы Хәсәнова –90, Түбән Шытсу авылында гомер кичерүче Салих Габдрахман улы Габдрахманов, Түбән Симет авылында яшәүче Мөхәммәтфариз Харис улы Харисов 94 яшь тулу уңаеннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгының Котлау хатын кабул итеп алдылар. Мөхтәрәм юбилярларны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гайнетдинова, үзләре яшәгән авыл җирлеге башлыклары, элекке эш урыннарыннан килеп тәбрикләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев