Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Котлаулар

ХЕЗМӘТЛӘРЕН ХӨРМӘТЛӘП

Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы, кыюлыгы һәм фидакарьлеге өчен рядовой Рифат Ренат улы Рәшитов «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде

РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕ УКАЗЫ НИГЕЗЕНДӘ

хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы, кыюлыгы һәм фидакарьлеге өчен рядовой Рифат Ренат улы Рәшитов «Батырлык өчен» медале белән  бүләкләнде

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ РӘИСЕ УКАЗЫ НИГЕЗЕНДӘ

күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген үс­те­рүгә лаеклы өлеш кертүе өчен Саба муниципаль районы Башкарма комитетының спорт һәм яшьләр белән эшләү бүлеге начальнигы Азат Хөрмәт улы Гатиятуллин; Олы Нырты авыл җирлеге Башкарма комитеты секретаре Гөлнара Анарбәк кызы Шәмсетдинова «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале белән бүләкләнделәр.

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ДӘҮЛӘТ СОВЕТЫ РӘИСЕ КҮРСӘТМӘСЕ НИГЕЗЕНДӘ

күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, районда җирле үзидарә үсешенә сизелерлек өлеш кертүе өчен Олы Кибәче авыл башкарма комитеты бухгалтеры Миләүшә Мансур кызы Сираҗиева Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ПРЕМЬЕР-МИНИСТРЫ БОЕРЫГЫ НИГЕЗЕНДӘ

намуслы хезмәте һәм Татарстан Рес­пуб­ликасының төзелеш комплексын үстерүгә өлеш кертүе өчен район Башкарма комитеты Җи­тәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Эльмир Дамир улы Рамазановка Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәх­мәте белдерелде.

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МИНИСТРЛАР КАБИНЕТЫНЫҢ ГРАЖДАНЛЫК ХӘЛЕ АКТЛАРЫН ТЕРКӘҮ ИДАРӘСЕ НАЧАЛЬНИГЫ БОЕРЫГЫ НИГЕЗЕНДӘ гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендә намуслы хезмәте, югары һөнәри осталыгы өчен район Башкарма комитетының гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Миләүшә Мөдәрис кызы Вакказова Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең Мактау грамотасы белән  бүләкләнде.

ТАТАРСТАН ПРЕМЬЕР МИНИСТРЫ УРЫНБАСАРЫ-ИКЪТИСАД МИНИСТРЫ БОЕРЫГЫ НИГЕЗЕНДӘ

күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының икътисадый потенциалын үстерүгә зур өлеш кертүе өчен район башкарма комитетының икътисад бүлеге баш белгече Зәйниева Айгөл Валерьевна Татарстан Республикасы икътисад министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев