Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Котлаулар

Хезмәтләрен хөрмәтләп

Райондашларыбыз Саба муниципаль районының Рәхмәт хаты Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

   Җирле үзидарә органнарының бухгалтерлык исәбе һәм хисап системасындагы күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Килдебәк авыл җирлеге башкарма комитеты баш бухгалтеры Лилия Раиф кызы Мәүлитова; торак-коммуналь хуҗалыгы тармагында күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен  “Шәмәрдән күптармаклы җитештерү предприятиесе”  акционерлык җәмгыятенең насос җайланмалары машинисты Рәүф Рифгать улы Габтелбәров; машина йөртүче Әхтәм Закир улы Шәймөхәммәдов; авыл хуҗалыгы җитештерүендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм югары күрсәткечләргә ирешүе өчен “Игенче” җәмгыяте автокран йөртүчесе Илшат Минислам улы Гомәров Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

   Торак-коммуналь хуҗалыгы тармагында күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен “Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе"  акционерлык җәмгыяте котельный операторы Ренат Кәнәфи улы Галиев; "КамАЗ" йөртүчесе Фаил Рафаэль улы Хәбибуллин; төзелеш тармагындагы намуслы хезмәтләре өчен, "Цинк Саба" җәмгыятенең цехы начальнигы Ленар Ренат улы Хәсәнов;  сату бүлеге начальнигы Илсинә Марат кызы Шәмсетдинова Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Фото: Ясалма фәһем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев