Иске Мичән авылының Зөбәрҗәт чишмәсе янында «Әбиемдә кунакта» исемле күңел ачу кичәсе оештырылды
Иске Мичән авылының Зөбәрҗәт чишмәсе янында узган «Әбиемдә кунакта» кичәсендә катнашучылар онытыла барган һөнәрләрне өйрәнеп, милли уеннар уйнап һәм җырлап-биеп, күңелле ял итте.
22 июль көнне Иске Мичән авылының Зөбәрҗәт чишмәсе янында "Әбиемдә кунакта" исемле күңел ачу кичәсе оештырылды.
Авылда әби-бабайдагы каникулларны һәркем көтеп ала, андый яллар аерым бер җылылык белән уза. Бүгенге чара да һәркем күңелендә үз урынын алды, истә калырлык булды. Катнашучылар онытыла барган шөгыльләр, кәсепчелек (мунча себеркесе ясау, чыбыркы ясау, кульяулык чигү, йон эрләү, май канаты ясау) белән таныштылар, мастер классларда катнаштылар, татар халкының милли уеннарын ("Ак калач", "Кәрия-Зәкәрия", "Йөзек салыш", "Ватык телефон", "Самовар", "Кульяулык" уеннарын һәм хәрәкәтле уеннар уйнадылар, рәхәтләнеп җырлап-биеп күңел ачтылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев