Саба балалар сәнгать мәктәбе баян бүлеге укучыларының «Татар мозаикасы: баянда бәйрәм авазлары» концерты узды
Тамашачылар арасында әти-әниләр, әби-бабайлар, районның музыка сөючеләре һәм сәнгатьне хөрмәт итүче кунаклар җыелган иде.
Сабаның мәдәни тормышында кабатланмас һәм матур вакыйга булды. Саба балалар сәнгать мәктәбенең баян бүлеге укучылары һәм укытучыларының зур иҗат отчеты — «Татар мозаикасы: баянда бәйрәм авазлары» дип исемләнгән концерты гөрләп узды. Тамашачылар арасында әти-әниләр, әби-бабайлар, районның музыка сөючеләре һәм сәнгатьне хөрмәт итүче кунаклар җыелган иде.
Концерт программасы милли моңнарга бай булуы белән аерылып торды. Сәхнәдә яңгыраган һәр чыгыш татар халкының рухи байлыгын, аның күңел матурлыгын чагылдырды. Программа борынгы халык көйләреннән алып, классик композиторларыбызның катлаулы әсәрләренә кадәр киң диапазонны колачлады.
Тамашачылар игътибарына төрле яшьтәге укучыларның чыгышлары тәкъдим ителде.
Чара ахырында барлык катнашучыларга Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Әти-әниләр исеменнән чыгыш ясаган вәкил балаларга шундый зур сәхнә тәҗрибәсе биргәннәре өчен педагогларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.
«Татар мозаикасы: баянда бәйрәм авазлары» концерты — ул яшь талантларның иҗади үсеш баскычы һәм бөтен район өчен матур милли-мәдәни бәйрәм булдып истә калачак. Бу кичә Саба төбәгендә сәнгатьнең киләчәге якты һәм өметле булуын тагын бер кат раслады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев